22.02.2018

22 февральдә Татарстан Хисап палатасы Коллегиясенең Алексей Демидов рәислегендә узган утырышында Аксубай муниципаль районында 2014-2016 елларда бюджет чараларын, дәүләт һәм муниципаль милекне файдалануны тикшерү нәтиҗәләре каралды.

Тикшерелгән чараларның гомуми күләме 1,5 млрд. сум тәшкил итте. Тикшерү чаралары 11 учреждениедә (алты авыл җирлеген дә кертеп) узды, аларның нәтиҗәләре буенча 12 акт төзелде. Ачыкланган бозуларның күләме – 69,7 млн. сум (тикшерелгән чараларның күләменә карата 4,5%), шуларның 99,9%ы юкка чыгарылырга тиеш. “Муниципаль районда бу юнәлештә бик тырышып эшләделәр, – дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Гыйльманов, – шул исәптән җирле тикшерү-хисап палатасы көчләре белән дә. Күптән түгел аның штаты берәмлекккә артты”. 

Тикшерүчеләрнең төп дәгъвалары бухгалтерлык исәбен алып бару һәм хисаплылык төзүдә җитешсезлекләр белән бәйле. Хисап палатасы Рәисе урынбасары Альберт Вәлиев  хәбәр иткәнчә, тупас бозулар буенча административ хокук бозулар турында район башкарма комитетының бухгалтерлык исәбе һәм хисап бүлеге башлыгы, Аксубай шәһәр тибындагы бистәнең башкарма комитеты башлыгы һәм баш хисапчысына карата өч беркетмә төзелгән. 

Мәсәлән, мәйданы райбашкарма комитеты бинасы астындагы 2 142 кв. м булган җир кишәрлеге бухгалтерлык документлары буенча чагылыш тапмаган. Тикшерү барышында ул 2 868 мең сум булган кадастр бәясе буенча исәпкә алынды.

Җиде учреждение һәм оешмага район башкарма комитеты тарафыннан түләүсез файдалануга биналар бирелгән. Әмма башкарма комитетта моны документлар тарафыннан теркәргә уйламаганнар, бу 2017 елның 1 гыйнваренә карата бирелгән баланс мәгълүматларын 3,1 млн. сумга бозуга китергән. 

Аксубай штб., Иске Ибрай һәм Иске Кыязлы авыл җирлеге башкарма комитетларының төгәлләнмәгән төзелеше составында гомуми бәясе 23 млн. сум булган гамәлдә файдаланыла торган объектлар санала. Тикшерү барышында алар төп чаралар составына алынды.

2016 елда район башкарма комитеты «Стройсервис» ҖЧҖ нә Иске Ибрай һәм Шәрбән торак пунктларында биотермик чокырларны койма белән тотып алу буенча эшләр өчен 231 мең сум акча күчерә. Әмма бу коймалар тиздән юкка чыга, 2017 елның май һәм сентябрь айларында урлау фактлары буенча җинаять эшләре кузгатыла. Потенциаль куркыныч урыннарга кыргый һәм хуҗасыз хайваннарның, кимерүчеләрнең һәм кошларның ирекле керүе шартларында йогышлы авырулар таралу куркынычы бар, ягъни саклау зоналары булдыру буенча ветеринария-санитария нормалары сакланмый. 

Тикшерү материалларында шулай ук укучыларны йөртү буенча хезмәт күрсәтүләр өчен түләүгә чараларны куллануга да анализ чагылыш тапты. 2016 елның февраленнән бу эшне «Чирмешән АТП» ААҖ тормышка ашыра, ә элек автобуслардан мәгариф оешмалары файдаланган. 2015 ел белән чагыштырганда 2016 елда чыгымнарның – 3,1 млн. сумга (69%), 2017елда 7,3 млн. сумга (2,6 тапкыр) артуы билгеләнде. 

Тикшерү чарасы нәтиҗәләре буенча Аксубай муниципаль районы башлыгына ачыкланган бозулар һәм кимчелекләрне юкка чыгару буенча чаралар күрү өчен күрсәтмә җибәрелде. Тикшерү материаллары – Татарстан Республикасы Прокуратурасына, ә биотермик чокырларда ветеринария-санитария нормаларын бозулар фактлары буенча мәгълүмат ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенә тапшырыла. 


Документлар