26.12.2017

26 декабрьдә Татарстан Республикасы Тикшерү-хисап органнары Советы утырышында традиция буенча узып бара торган елга нәтиҗәләр ясалды һәм киләсе чорга бурычлар билгеләнде.

– Дәүләт һәм муниципаль милек белән идарә итүнең нәтиҗәлелеген арттыру кирәклеге турында даими рәвештә финанс һәм тикшерү органнары киңәшмәләрендә әйтелә, әлеге теманың әһәмиятле булуы Татарстан Президентының еллык юлламасында да билгеләп үтелде, – диде ТХО Советы Рәисе Алексей Демидов, фикер алышуга юнәлеш биреп.

МИЛЕКНЕ ДАИМИ ТИКШЕРЕП ТОРУ КИРӘК!

Муниципаль берәмлекләрдә комплекслы тикшерүләр үткәргән чакта ел саен муниципаль милектән файдалану һәм җир ресурслары белән идарә итүгә кагылган бозуларның шактый зур күләме ачыклана. Бу турыда үз чыгышында Хисап палатасының тикшерү-ревизия идарәсе башлыгы Дамир Шәмгунов хәбәр итте. 

Мондый комплекслы тикшерү чаралары Хисап палатасы тарафыннан муниципаль хезмәттәшләре белән берлектә алып барганга күрә, «каршы як»ны да тыңладылар: Яңа Чишмә муниципаль районының Тикшерү-хисап палатасы рәисе Роман Губкин үз районында узган шундый бер тикшерү кысаларында башкарылган эш нәтиҗәләре турында сөйләп китте. 

ТР ХП аудиторы Илнур Мөбарәков кадет белем бирү системасын үстерүгә бүлеп бирелгән бюджет чараларын куллануга карата нәтиҗәлелек аудиты нәтиҗәләре турында җиткерде. «Әлеге аудитка республиканың Дәүләт Советында югары бәя бирелде, һәм, Хөкүмәттә булган реакциягә караганда, биредә тәртип урнаштырылачак. Хисап палатасы әлеге мәсьәләне контрольдә тотарга бурычлы», – дип докладка комментарий бирде Совет Рәисе. Ә муниципаль берәмлекләр бюджетларында чыгымнарның шактый өлеше «Мәгариф» бүлегенә туры килгәнгә күрә, нәтиҗәлелек аудиты соңында чыгарылган йомгакларны һәм киңәшләрне муниципаль берәмлекләрнең мәктәп һәм мәктәпкәчә учреждениеләрендә тикшерү чаралары уздырганда кулланырга тәкъдим ителде. 

Алексей Демидов муниципаль хезмәттәшләренә дәүләт һәм муниципаль сәламәтлек саклау учреждениеләре өчен сатып алынган югары технологияле медицина җиһазларын куллануның нәтиҗәлелек мониторингын үткәрүдә ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт җиткерде. Мониторинг Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча тормышка ашырылды. Әзерләнгән материаллар нигезендә медучреждениеләрне финанс һәм техник яктан тәэмин итү буенча аерым карарлар кабул ителде. 

Утырышта катнашучы парламентның Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин Дәүләт Советы депутатлары, комитетлары һәм фракцияләренең үз эшләрендә турыдан-туры Хисап палатасы бәяләмәләренә мөрәҗәгать итүен билгеләп үтте. Хөкүмәт шулай ук ул әйткән кисәтүләрне тикшереп тора. Хәзер муниципаль берәмлекләргә шактый күп игътибар бирелә, ә алар тарафыннан бюджет чараларын нәтиҗәле куллану – бу иң беренче максат. Шуңа күрә сезнең эшегез республика өчен бик мөһим», – дип ассызыклады ул. 

БОЗУЧЫЛАРНЫ ШТРАФЛАР КӨТӘ 

ТХО эшчәнлегенең тагын бер актуаль юнәлеше – РФ Административ хокук бозулар кодексын куллану прктикасына да кагылып үттеләр. «Бүген без хокук бозуларның 28 төре буенча турыдан туры судлар белән эшлибез. Һәм бу юридик белемнәр таләп итә», – дип билгеләп үтте А.Демидов.

Узып бара торган елда республика Хисап палатасы инспекторлары тарафыннан бюджет законнары өлкәсендә административ хокук бозулар турында 156 беркетмә төзелде. Салынган штрафлар күләме 1 млн. сумнан артып китте, бу алдагы ел күрсәткечләреннән өч тапкыр артып китә. Әлеге эштә Хисап палатасы эшләгән Тикшерү-хисап органнарының вазыйфаи затлары тарафыннан административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзү һәм аларны карауга юллау буенча күрсәтмәләр яхшы ярдәмче булып торды.

Шулай ук муниципаль ТХО нарның да бу юнәлештә үсеше билгеләп үтелде. Дөрес, узган елдагы кебек үк, агымдагы елда да әлеге вәкаләтне тормышка ашыра торган муниципаль палаталарның гомуми саны хәзергә зур түгел (2016 елдагы 10 га карата 16).  

2017 елның гыйнвар-ноябрь айларында алар салынган штрафларның гомуми күләме 541,5 мең сум булган 170 беркетмә төзиләр (2016 ел нәтиҗәләре буенча – 115 һәм 254 мең сум). Түбән Кама муниципаль районы ТХП башлыгы Марина Юмангуловага административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзү буенча вәкаләтләрен тормышка ашыру тәҗрибәсе белән уртаклашырга тәкъдим ителде. 

Шул ук вакытта ТХО Советы Рәисе хезмәттәшләрен артык каныгудан сакланырга чакырды. «Һәр штраф артында конкрет, еш кына түбән хезмәт хакы алучы, кешеләр тора. Без үзебезнең инспекторлар алдына саннар артыннан куу бурычын куймыйбыз, һәрнәрсәгә исәпләп якын килү кирәк», – дип ассызыклады ул. 

Алга таба Хисап палатасының экспертиза белән идарә итү методологиясе һәм методология бүлеге җитәкчесе Игорь Вилков Татарстан Республикасы Хисап палатасы һәм муниципаль тикшерү-хисап органнарының бердәм һәм параллель тикшерү һәм экспертиза-аналитика чараларына гомуми таләпләр, кагыйдәләр һәм үткәрү тәртибе турында мәгълүмат бирде. 

НӘТИҖӘ ЧЫГАРАБЫЗ... 

2017 елның 11 ае эчендә 682 тикшерү чарасы вакытында (2016 елның гыйнвар-ноябрь айларында – 701) муниципаль тикшерү-хисап органнары 1 432 объектны (2016 елда – 1 609) тикшерәләр. Тикшерү нәтиҗәләре буенча чаралар күрелә һәм 2 602 млн. сум муниципаль берәмлекләр бюджетына кире кайтарыла. Алдагы ел белән чагыштырганда, нәтиҗәлелек ачыкланган бозуларның гомуми күләменнән 61 проценттан 91 процентка кадәр арта. 

Бигрәк тә Казан шәһәре (рәисе – Илнар Нургалиев), Әлмәт (Җәмилә Ханмурзина), Актаныш (Мәрьям Яинова), Балтач (Равил Кәримов), Бөгелмә (Ләйсән Фәтхетдинова), Югары Ослан (Лилия Хөрмәтуллина), Алабуга (Вера Сазанова), Яшел Үзән (Дмитрий Сапожников), Менделеевский (Миңлерәсимә Әхмәтшина), Нурлат (Марина Ибраһимова), Тукай (Наталья Парамонычева) муниципаль районнары тикшерү-хисап палаталары нәтиҗәле эш күрсәтте.

Буа (Альберт Вәлиуллов), Чүпрәле (Рәзидә Гафурова), Кукмара (Светлана Камалова), Яңа Чишмә (Роман Губкин) һәм Чистай (Ольга Гришина) муниципаль районнары тикшерү-хисап органнары үз күрсәткечләрен яхшырттылар. 

2017 ел йомгаклары буенча «Татарстан Республикасының иң яхшы финанс тикшерүчесе» исеменә үткәрелгән бәйге җиңүчеләре аталды, алар  – Түбән Кама муниципаль районы тикшерү-хисап палатасы рәисе Марина Юмангулова һәм Яр Чаллы  тикшерү-хисап палатасы рәисе Татьяна Шливе. 

Татарстан Республикасы Хисап палатасының Мактау грамоталары белән муниципаль ТХО җитәкчеләре: Альберт Вәлиуллов (Буа районы), Сергей Павлов (Питрәч районы), Валерий Сергеев (Алексеевский район) һәм Татьяна Шливе (Чр Чаллы шәһәре) бүләкләнде. 

...ҺӘМ БУРЫЧЛАРНЫ АЧЫКЛЫЙБЫЗ

– Безнең республика перспективалы мәгълүмати технологияләрне кертү буенча лидер регионнарның берсе булып тора. Тикшерү-хисап органнары әлеге прогрессивалга китештән читтә кала алмый. 2018 елда безнең алда  күмәк көчләр белән Татарстан Республикасы  муниципаль берәмлекләре тикшерү-хисап органнарының эшчәнлеге турында мәгълүматларны җыю һәм йомгаклау буенча мәгълүмати-аналитика системасын кертү буенча проектны тормышка ашыру тора, – диде Алексей Демидов алдагы бурычлар турында.  

Тулы булмаган ел эчендә Хисап палатасы тикшерү чаралары нәтиҗәләре буенча муниципаль районнарда 770 млн. сумнан артыграк бозуларны ачыклады, бу ачыкланган бозуларның гомуми күләменең 40 процентын тәшкил итә. Шуңа күрә ведомство башлыгы муниципаль тикшерүчеләрне эшчәнлекләренең нәтиҗәлелеген күтәрергә, барысыннан да бигрәк коррупция куркынычына ия булган юнәлешләргә – муниципаль милек һәм җир ресурслары белән идарә итү һәм файдалануны тикшерүне көчәйтергә чакырды. Тикшерү нәтиҗәләре максималь дәрәҗәдә тормышка ашыру, бозуларны җибәргән затларны һәм оешмаларны җаваплылыкка тарту өчен күзәтчелек һәм хокук саклау органнары белән даими хезмәттәшлек итәргә кирәк. Ә эшчәнлекнең өстенлекле юнәлешләренең берсе итеп бюджет дисциплинасын күтәрүгә ярдәм итә торган нәтиҗәле муниципаль финанс тикшерүе инструменты буларак административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзү буенча вәкаләтләрне алга таба тормышка ашыруны карау зарур.  

Совет рәисе, хезмәттәшләренә мөрәҗәгать итеп, киләсе елда 44-ФЗ номерлы «Дәүләт һәм муниципаль хаҗәтләрне тәэмин итү өчен товарлар, хезмәт һәм хезмәт күрсәтүләр өлкәсендә контракт системасы турында» Федераль законына яраклаштырып, тикшерү-хисап органнарының вәкаләтләрен тулы күләмдә башкару буенча эшне, шулай ук өстенлекле проектларны тормышка ашыруга кагыла торган мәсьәләләр буенча тикшерү һәм экпертиза-аналитика чаралары үткәрү практикасын дәвам итәргә тәкъдим итте. 

Ул шулай ук беренче дәрәҗәдә үз эшчәнлекләрендә Тышкы дәүләт аудиты (тикшерүе) барышында ачыклана торган бозуларның бердәм гомумроссия классификаторыннан файдалануның, тышкы муниципаль финанс тикшерүе стандартларын эшләү буенча эшне дәвам итүнең зарурлыгын билгеләп үтте. Чөнки тикшерү чараларының нәтиҗәлелеге һәм сыйфаты күбесенчә планлаштыруга, үткәрү һәм аларның нәтиҗәләрен исәпкә алуга методологик якын килүләрнең бертөслелеге белән билгеләнә. 

 
ФОТО

Документлар