22.12.2017

22 декабрьдә Татарстан Республикасында Дәүләт финанс тикшерүе мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү советының чираттагы утырышында көн тәртибенең төп мәсьәләсе булып дәүләт һәм муниципаль финанс тикшерүе республика органнары эшчәнлегенә мәгълүмати технологияләрне кертү процессы торды.

ТИКШЕРҮЧЕЛӘРДӘН – АНАЛИТИКЛАРГА

- Координацияләү Советы үзенең 12 еллык эшчәнлеге эчендә бу теманы системалы рәвештә карамады, шул ук вакытта безнең эштә мәгълүмати технологияләрне куллану – бүгенге түгел, инде кичәге көннең актуаль юнәлеше, – дип, фикер алышу барышының рухын билгеләде утырышта рәислек итүче ТР Хисап палатасы җитәкчесе Алексей Демидов.

Ул финанс тикшерүе органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген үстерү өчен республикада инфокоммуникация индустриясе казанышлары ярдәмендә кирәкле инфраструктура: IT-парклар челтәре, Иннополис инновацияле шәһәр-үзәге булдырылуын билгеләп үтте. Татарстан дәүләт хакимяте органнарының эчке һәм тышкы эшенең һәм алар тарафыннан мәгълүмати хезмәтләр күрсәтүнең нәтиҗәлелеген күтәрүгә юнәлдерелгән «Татарстан Республикасы электрон хөкүмәте» проекты уңышлы тормышка ашырыла.

А.Демидов Г.В.Плеханов исемендәге Россия икътисад университетында узган «Киләчәк тикшерүчесе нинди булырга тиеш? Цифрлы икътисадта тикшерүнең роле һәм урыны» темасына халыкара фәнни-гамәли конференциясе турында сөйләде. Биредә дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары, эре дәүләт предприятиеләре эшчәнлегенә хәзерге заман программа продуктлары һәм технологияләрен кертү белән бәйле рәвештә тикшерү-күзәтчелек органнары эшчәнлегенең трансформациясе күзәтелүе, моның исә тикшерүчеләрнең яңа күнекмәләре һәм эшли белүләре булуны таләп иткәне билгеләп үтелде.

Федераль казначылык җитәкчесе Роман Артюхин аның ведомствосы алдында бурыч торуын: тикшерү-ревизия эшчәнлеге кысаларында мәшгульлек күләменең 70-80 процентын, программа продуктларын кулланып, ерак урындагы мониторинг һәм тикшерү чаралары объектларының анализы ярдәмендә тормышка ашырылырга планлаштырылуы хакында хәбәр итте. Россия Хөкүмәте каршындагы Аналитика үзәге җитәкчес Константин Носков 2019 елга 12 тикшерү-күзәтчелек органы эшчәнлегенә тикшерү чараларын уздыру бары тик он-лайн режимда кертү, ягъни күзәтчеллек органнарының инспекторлык составының тикшерелә торган объектларга кагылмыйча гына үтәчәге турында алдан игълан итте. Иң якын вакыт эчендә әлеге система Хезмәт һәм мәшгульлек буенча федераль хезмәттә эшли башлаячак.

Чыгыш ясаучылар тикшерүчеләрнең ревизорлардан аналитикларга үзгәрә бара, ә тикшерү-күзәтчеллек органнары эшчәнлегендә бозуларны ачыклаудан аларны булдырмауга басым ясала дигән уртак фикергә килделәр.

ОН-ЛАЙН РЕЖИМГА КҮЧҮ  

РФ Хөкүмәте карары белән «Бюджет хокук мөнәсәбәтләре өлкәсендә дәүләт (муниципаль) финанс аудитын (тикшерүе) тормышка ашыру турында мәгълүмат урнаштыру өчен «Интернет» челтәрендә Россия Федерациясе рәсми сайты» дәүләт мәгълүмати системасы булдырылды.  

Аның эчтәлек өлеше хәзергә формалаша гына һәм бүгенге көнгә Татарстан Республикасы буенча бернинди мәгълүмат та юк. Әмма бу системага Федераль казначылык һәм аның территориаль бүлекчәләре керделәр инде. Шуңа күрә ТР буенча Федераль казначылык буенча Идарәсе җитәкчесе Игорь Кобелевка үзенең ведомствосының тикшерү һәм аналитика эшчәнлегендә мәгълүмати технологияләрне куллануы турында сөйләргә тәкъдим иттеләр.

Ул идарә эшендә Федераль казначылыкның автоматлаштырылган системасы (ФКАС) зур ярдәм булуын билгеләп үтте. Тикшерергә чыкканчы ук ревизорларның тикшерү объектының чыгымнары, бюджет йөкләмәләре лимитын бюджет чаралары алучыларның ведомствосындагы учреждениеләргә үз вакытында җиткерелүе, дебиторлык һәм кредиторлык бурычлары торышы турында тулы мәгълүмат алу мөмкинлеге бар. Федераль хаҗәтләр өчен сатып алуларга карата тикшерүнең әзерлек этабы сатып алулар өлкәсендә Бердәм мәгълүмати системада (ЕИС ГФК) тормышка ашырыла. 

- Хисапларны җыю һәм казначылыкның тикшерү эшчәнлеге мониторингын алып баруны автоматлаштыру буенча мәсьәләләрне чишү кысаларында быел Планлаштыруның автоматлаштырылган системасы эксплуатациягә алынды. Ул тикшерү эшчәнлегенең планлаштырудан алып хисапка кадәр, барлык тикшерү чаралары материалларын тормышка ашыруны анализлау һәм тикшерү, административ производствоны да кертеп, этапларын үзәкләштерелгән автоматлаштырырга мөмкинлек бирә, – дип хәбәр итте И. Кобелев.

Финанс министрының беренче урынбасары – Финанс министрлыгының Казначылык департаменты директоры Марат Фәйзрахманов 100 мең сумга кадәр кече сатып алуларны тормышка ашыру механизмы – дәүләт сатып алулары буенча республика агентлыгы белән бердәм проекты турында, «Электрон кибет» яңа системасы турында мәгълүмат бирде, аның аша теләсә кайсы заказчы бердәм мәгълүмати системада үзенең белдерүен бастыра ала. «Ә без республикада бюджет учреждениеләре, шул исәптән муниципаль уреждениеләр дә, тормышка ашыра торган теләсә нинди сатып алулар буенча өстәмә тикшерү һәм анализ уздырабыз», – дип ассызыклады ул.

М.Фәйзрахманов шулай ук тикшерүләргә әзерлек кысаларында сорау буенча Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше буенча түләү йөкләмәләре реестрын алу мөмкинлекләре турында аңлатмалар бирде.

– Мондый алым тикшерү чараларының нәтиҗәлелеген шактый күтәрергә мөмкинлек бирәчәк, – дип дәвам итте А.Демидов. – Хәзерге вакытта Хисап палатасы муниципаль берәмлекләрдә тикшерүләр вакытында «АЦК-финансы» системасыннан мәгълүмат алу ысулын куллана, бу безгә документаль тикшерүләрне һәм тикшерүчеләргә килә торган йөкләнешне киметергә мөмкинлек бирә.  

Монополиягә каршы федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Игорь Павловка Россия һәм аның территориаль органнары ФАС аппараты эшчәнлегенә мәгълүмати технологияләрне кертү, ФАС эшләре турында Белешмәләр базасыннан файдалану, ведомство хисаплылыгын җыю һәм дәүләт заказын тикшерү системасы Seldon.ФАС турында сөйләү мөмкинлеге бирелде.   

Уңай инициативаларның берсе булып, аның сүзләре буенча, Татарстан Республикасы буенча Федераль Монополиягә каршы хезмәт идарәсе сайтында («Кирәкмәгән SMS-хәбәрләргә шикаять бирергә» вкладкасы аша) смс-хәбәрләрне санкцияләнмәгән җибәрүләргә шикаять бирү мөмкинлеге, аннан соң оператив рәвештә блок куюны кертү тора. Перспективалы юнәлешләрдән 2025 елга кадәр исәпләнгән «Россия ФАС тикшерү һәм күзәтчелек эшчәнлеге реформасы» проекты паспортын эшләү билгеләп үтелде.

БАРЫСЫН ДА ПРОГРАММА ПРОДУКТЫ БЕРЛӘШТЕРӘ

Хисап палатасының мәгълүматлаштыру бүлеге башлыгы Максим Кореев чыгышы тикшерү-хисап органнары өчен махсус программа белән тәэмин итүне кертү һәм эксплуатацияләү  тәҗрибәсенә багышланган иде. Аерым алганда ул төрле чыганаклардан мәгълүматларның зур күләмен ирештерү буенча төрле талпынышлар ясаган вакытта аларның бертөрлелеген һәм тәңгәллеген тәэмин итү проблемасы белән очрашырга туры килүне билгеләп үтте.  Шуңа күрә, төп белешмәләр һәм күрсәткечләр буенча гына булса да, бердәм мәгълүмати тирәлек кирәк, ә бу, үз чиратында, дәүләт хакимияте органнарының барлык мәгълүмати ресурсларын үстерүнең бердәм мәгълүмати сәясәтен эшләүне таләп итә.  

Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов та читтә калмады. Ул барлык тикшерүнең нәтиҗәләре буенча үз фикерен әйтте, шулай ук утырышта катнашучыларны тикшерү һәм аналитика эшчәнлеген тормышка ашыру вакытында цифрлы технологияләрне куллануда тенденцияләр белән таныштырды.

Ведомствоара координацияләү советы әгъзалары цифрлы икътисадка күчүнең, һичшиксез, дәүләт финанс тикшерүе характерына, методлары һәм ысулларына инде тәэсир итүен билгеләп үттеләр. Шуңа күрә мәгълүмати технологияләрне алга таба да кертү мәсьәләсе киләчәктә дә алар эшчәнлегендәге өстенлекле якларның берсе булып торыр.

Утырышта шактый гына карар кабул ителде. Аерым алганда, Финанс министрлыгының Казначылык департаментына тикшерү чараларына вәкаләтле органнарны әзерләү кысаларында тиешле сораулар буенча түләү йөкләмәләре реестрларын бирүне тәэмин итү тәкъдим ителде.

Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең тикшерү-хисап органнары эшчәнлеге күрсәткечләрен анализлау өчен автоматлаштырылган программа кертү буенча Татарстан Республикасы Хисап палатасы тәкъдим иткән проект хупланды.

Дәүләт һәм муниципаль финанс тикшерүе органнарына тикшерү чаралары уздырган вакытта, куркыныч юнәлешле алымны кулланып, дистанцияле аудит институтын активрак кертү тәкъдим ителде.

Мәгълүматларның бердәм базасын алып бару тәртибен камилләштерү, кирәк булганда программа белән тәэмин ителешне эшләп бетерү буенча эшче группа булдырырга карар кабул ителде. 

«ЮЛ КАРТАСЫ» СЕЗГӘ ЯРДӘМГӘ

Утырыш ахырында 2018 елга Тикшерү чараларының җыелма планы проекты каралды һәм Милек һәм дәүләт (муниципаль) милке объектлары белән идарә итүнең, табышлылыгының, аларны тотуга бюджет чыгымнарын оптимизацияләүнең нәтиҗәлелеген арттыру буенча методик күрсәтмәләр  килештерелде. Бу документ – үзенә күрә «юл картасы» – Татарстан Республикасының милек мөнәсәбәтләре өлкәсендә тикшерүнең нәтиҗәле системасын тәэмин итү өчен билгеләнә.

Аны эшләгәндә милек мөнәсәбәтләре өлкәсендә дәүләт һәм муниципаль финанс тикшерүе органнарының, күзәтчелек һәм хокук саклау органнарының тикшерү эшчәнлеге нәтиҗәләре исәпкә алынган.

Законнар буенча дәүләт (муниципаль) милке белән идарә итүне һәм аннан файдалануны тикшерү (күзәтчеллек итү) буенча вәкаләтләр дәүләт һәм муниципаль органнарның шактыена бирелгән. 

Вәкаләтле органнар тарафыннан уздырылган тикшерү чаралары нәтиҗәләрен анализлау һәм йомгаклау милек мөнәсәбәтләре өлкәсендәге тикшерүнең гамәлдәге системасының нәтиҗәлелеген күтәрү зарурлыгын раслый.   

Тәкъдимнәрне министрлыкларга, ведомстволарга һәм Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренә җибәрергә карар чыгарылды.

 

ФОТО

Документлар