22.12.2017

22 декабрьдә Татарстан Хисап палатасында Рәисе Юлия Кокарева җитәкчелегендә Севастополь шәһәре тикшерү-хисап палатасы делегациясе булып китте.

ТР Хисап палатасы Коллегиясе әгъзалары һәм структура бүлекчәләре җитәкчеләре белән эшлекле очрашу Татарстан Республикасында Дәүләт финанс тикшерүе мәсьәләләре буенча ведомствоара координацияләү советы утырышыннан соң ук булды, биредә катнашырга Кырымдагы хезмәттәшләрен Алексей Демидов чакырган иде. Шуңа күрә сөйләшүнең каралган чара турында фикер алышудан башлануы табигый күренеш.

Юлия Кокарева Хисап палатасы Рәисенә Татарстанда финанс тикшерүе органнарының хезмәттәшлек системасының ничек эшләгәнен күрү мөмкинлеге тудырганы өчен рәхмәтен белдерде.  «Без сезнең атмосферага чумдык, белгечләр чыгышын тыңладык, сезнең тарату материалларын күрдек һәм киләчәктә үзебез нишләргә һәм эшебезне ничек төзергә тиеш икәнлекне аңладык. Севастополь Хөкүмәтенә сезнең тәҗрибә һәм эшләнмәләрне үзебездә дә һичшиксез кулланырга тәкъдим итәчәкбез», - диде ул һәм, ярымутрауда килеп чыккан үзгәрешләр аркасында проблемаларның артуы сәбәпл, аларның палатасын туган илләрендә шаярып «кечкенә партизан отряды» дип йөртүләрен әйтте.

- Әмма бездә көч һәм ихтыяр җитәрлек, ә сезнең бай тәҗрибәгез безгә булышачак, - дип билгеләп үтте Ю.Кокарева.

Алексей Демидов кунакларга шулай ук Хисап палатасының Татарстанның муниципаль тикшерү-хисап органнары белән хезмәттәшлеге турында да сөйләде. Аларга Хисап палатасы эшчәнлеге турында презентация тәкъдим ителде. Татарстан тикшерү-хисап органының тикшерү-ревизия һәм экспертиза-аналитика эшенең төп юнәлешләре турында идарә җитәкчеләре Дамир Шәмгунов һәм Лариса Мансурова мәгълүмат бирделәр.

Севастопольдән килгән кунаклар шулай ук республика Дәүләт Советында экскурсиядә булдылар һәм Казанның күренекле урыннарын карадылар.

 

Документлар