19.12.2017

19 декабрьдә Алексей Демидов рәислегендә Хисап палатасы Коллегиясе Югары Ослан муниципаль районында Татарстан Республикасы бюджеты чараларын файдалануны һәм җирле бюджет үтәлешенең аерым мәсьәләләрен тикшерү нәтиҗәләрен карады.

Алдагы 2013 елда булган тикшерү чарасы 49,7 млн. сумлык финанс бозуларын ачыклаган иде, 40,6 млн. сумга чаралар күрелгән иде. Дисциплинар җаваплылыкка бюджет законнарын бозуны җибәргән үзәкләштерелгән бухгалтериянең вазыйфаи затлары тартылган иде.

Әлеге тикшерү нәтиҗәләре буенча гомуми күләме 184 млн. сум бозулар ачыкланды. Аудитор Илнур Мөбәрәков хәбәр иткәнчә, бу юлы ачыкланган бозулар бюджет формалаштыру һәм үтәлү, бухгалтерлык исәбе һәм хисаплылыгы, муниципаль милек, җир ресурслары белән идарә итү һәм файдалану, муниципаль сатып алулар белән бәйле. Бюджет чараларын максатсыз файдалану, бухгалтерлык исәбен алып бару вакытында тупас бозулар, муниципаль бурычны формалаштырганда тәртип бозулар фактлары буенча административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзелгән. Шулай итеп, җир өчен аренда түләве буенча бурычларны исәпкә алуда чагылыш тапмау фактлары буенча Югары Ослан муниципаль районының Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесенә карата Хисап палатасы тарафыннан административ эш кузгатылган.

Квадрокоптерлар ярдәмендә җирләрне, шул исәптән авыл хуҗалыгы билгеләнешендәгеләрне дә, максатсыз файдалануның 15 факты ачыла: ком, грунт чыгару буенча карьерларны санкцияләнмәгән чыгару, шулай ук җирләрне чүп-чар түгү өчен файдаланулар. Шулай ук 27 муниципаль милек  объектыннан   нәтиҗәсез файдалану билгеләнә. Кирәк булмаган милек бәясе, шулар арасында Рус Макылы авылында төзелгән ККК полигоны, 22 млн. сум чамасы тәшкил итә. Тикшерү вакытына объектлар, аерым очракларда өч елдан артык, файдаланылмый. Милекне тиешле дәрәҗәдә карап тормау аркасында аны югалту куркынычы бар.

Хокук билгеләүче документлары, лицензияләре, расланган тарифлары булмаган коммерциячел оешмалар халыкны су белән тәэмин итү һәм су бүлү буенча түләүле хезмәтләр күрсәтү өчен муниципаль милектән файдалана. 

Введенский Бистәсе, Югары Ослан, Яр буе Морквашы, Макыл, Ямбулат авыл җирлекләре территорияләрендә җир кишәрлекләрен билгеләнгән нормаларны бозып, шул исәптән: процедура вакытларын сакламау, torgi.gov.ru рәсми сайтында публикацияләр булмау шартларында файдалануга бирү фактлары ачыклана.

Муниципаль заказлар өлкәсендә башкарылмаган эшләр өчен түләү, чараларны гамәлдә үткәргәннән соң килешүләр төзү, контрактлар үтәлешенең шартлары сакланмау белән бәйле бозулар да табыла.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча ачыкланган бозулар суммасының 83 проценты бюджетка кире кайтарылырга һәм юкка чыгарылырга тиеш. Муниципаль берәмлек башлыгына әлеге максат белән Хисап палатасының күрсәтмәсе җибәрелде. Җирләрне максатсыз файдалану фактлары буенча материаллар Экология министрлыгына, Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча федераль хезмәт идарәсенә тапшырыла. Мәгълүмат Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгына һәм Прокуратурасына җибәрелде.  


ФОТО

Документлар