08.12.2016

8 декабрьдә Рәис Алексей Демидов җитәкчелегендә Татарстан Хисап палатасы Коллегиясе әгъзалары видеоконференция форматында уздырылган Россия Федерациясе Хисап палатасы Коллегиясе утырышында катнашты.

ТР Хисап палатасы Коллегиясе әгъзалары белән бергә биредә шулай ук сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, ТР ММИ  Территориаль фонды директоры Алсу Мифтахова, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Артем Чукин, республиканың иминият медицина оешмалары башлыклары катнашты. 

Россия Хисап палатасы Рәисе Татьяна Голикова сүзләренчә, бу видеоэлемтә режимында узган Коллегия утырышында берьюлы 83 регион катнашкан беренче тәҗрибә булды. Мондый адым быел булып узган Россия Федерациясе Хисап палатасының ике эксперт-аналитика чараларының аудитлар предметы һәм объектлары аркасында ясалды һәм аларның нәтиҗәләре: «Россия Федерациясе субъектлары юл хуҗалыкларының бюджет чараларын формалаштыру һәм куллануга анализ» һәм «2014-2015 елларда һәм 2016 елның узган вакыт аралыгында мәҗбүри медицина иминиятендә катнашучылар буларак иминият медицина оешмалары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү» каралышка чыгарылды.

Регионнар белән видеоэлемтә барышында Россия субъектлары юл фондларының федераль чараларны күләм һәм сыйфат ягыннан үзләштерүләре мәсьәләләре, шулай ук регионнардагы мәҗбүри медицина иминиятендә катнашучыларның яңа шартларда – 2017 елның 1 гыйнвареннән медицина иминяте турында законның үзгәрүе сәбәпле эшкә әзерлеге каралды. 

Видеоконференцияне йомгаклап, Россия Хисап палатасы Рәисе регионнардагы хезмәттәшләреннән барлык проблемалы мәсьәләләрне квартал саен мониторинг режимында тикшереп торуларын сорады. 


Документлар