07.11.2013

7 ноябрьдә Казанга Россия Хисап палатасы аудиторы Владимир Катренко килде.

Республикасы башкаласында ул РФ Федераль Җыелышының Федерация Советы Рәисе каршындагы интеллектуаль милек мәсьәләләре буенча Советы утырышында һәм “Россия регионнарының интеллектуаль милке һәм икътисады” халыкара форумында катнашты, “ИТ-Парк” эшчәнлеге белән танышты, шулай ук ТР Хисап палатасына килде.

ТР Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов белән эшлекле очрашу барышында В.Катренко Татарстанның тикшерү-хисап органы тарихындагы төп этаплар, Татарстан Республикасында дәүләт финанс тикшерүе мәсьәләләре буенча Ведомствоара координацияләү советы эше, ТР Тикшерү-хисап органнары советы кысаларында муниципаль дәрәҗәдә финанс тикшерүе органнары белән үзара хезмәттәшлекне оештыру турында тәфсилле мәгълүмат алды.

Владимир Катренко шулай ук Россиянең Муниципаль тикшерү-хисап органнары союзын билгеләгәнлектән, ул Татарстан Республикасында муниципаль финанс тикшерүе органнарындагы хәл белән аерым кызыксынды. ТР ТХО Советы Рәисе Алексей Демидов республикадагы барлык муниципаль тикшерү-хисап органнарының РФ Муниципаль тикшерү-хисап органнары Союзы әгъзалары булып торганлыгын һәм юридик зат хокукларына ия булуларын билгеләп үтте. Узган елда “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең тикшерү-хисап органнарын оештыруда һәм эшчәнлегендәге аерым мәсьәләләр турында” Татарстан Республикасы Законы кабул ителде. Биредә муниципаль берәмлектәге тикшерү-хисап органы рәисе вазыйфасын муниципаль вазыйфага кертү каралган. Республика муниципаль берәмлекләренең тикшерү-хисап палаталары тарафыннан прокуратура органнары белән үзара хезмәттәшлек итү турында килешүләр төзелгән. Әлеге хезмәттәшлек бик мөһим һәм кирәкле булып тора.

Әңгәмә барышында ике як шулай ук эшлекле мәсьәләләр турында фикер алышты, алдагы чорга максатлар билгеләде.

 

ФОТО

Документлар