Русская версия / Татарская версия Чәршәмбе, 22 ноября 2017 г.
Счетная палата Республики Татарстан
Татарстан Республикасы
Хисап палатасы
Электрон кабул
итү бүлмәсе
Логин
Пароль
  Керергә
Соңгы вакыйгалар Палата турында МКС ТХО Советы Үзара тәэсир итешү Документлар Мәгълүмати бюллетеньнар Элемтә өчен
Вакыйгалар елъязмасы
01.09.2017
1 сентябрь алдыннан, «Мәктәпкә әзерләнергә булыш!» акциясе кысаларында, Татарстан Республикасы Хисап палатасы хезмәткәрләре үзләре тарафыннан шефлыкка алынган республиканың Алексеевск муниципаль районында урнашкан балалар һәм яшүсмерләр өчен «Кайгырту» («Забота») социаль приютында тәрбияләнүчеләрне Белем көне белән котлады.

Вакыт туктамый ага! Әле кайчан гына балалар һәм яшүсмерләр өчен «Кайгырту» («Забота») социаль приютында тәрбияләнүчеләр үзләрен шефлыкка алучылар – ТР Хисап палатасы хезмәткәрләре белән беренче мәртәбә генә очрашкан иде. Инде менә быел шефлар таныш маршрут буенча уникенче мәртәбә юлга кузгалды. Кунаклар Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов исеменнән бөтен ил буйлап билгеләп үтелә торган Белем көне белән котларга дип кунакка килде.

Шефлар балаларны яңа уку елы башлану белән чын күңелдән тәбрик иттеләр, укуларында уңышлар теләделәр. Ә куелган максатларга ирешүдә, иң беренче чиратта, тырышлык һм үҗәтлелекне эшкә җигәргә кирәк булуын ассызыклады кунаклар.

Хисап палатасы хезмәткәрләре һәрвакыттагыча буш кул белән килмәде: бүләкләр арасында беренче сыйныф укучылары өчен портфельлар һәм уку өчен кирәк-яраклар, калган балаларга – мәктәптә кияр өчен аяк киемнәре һәм, әлбәттә, баллы күчтәнәч булды.

Ә 1 сентябрь көнне «Кайгырту» приютында тәрбияләнүчеләр мода буенча киенеп кенә калмыйча, матур да булсыннар өчен кунаклар үзләре белән чәчтараш сәнгате осталарын да алып килгән иде. Казанның «Арт-студия I'm!» матурлык салонында эшләүче җиде оста-чәчтараш берьюлы малай-кызларның чәчләре белән «маташты» – Белем көненә балаларга заманча итеп киселгән чәч һәм прическа бүләк иттеләр.

Балалар өчен әлеге мавыктыргыч көн «Эдем» ҖЧҖнең оста кондитерлары әзерләгән зур бәйрәм торты һәм Чистайдан килгән аниматор клоуннар оештырган шаян күңелле тамаша белән тәмамланды. Шунысы куанычлы, мондый чаралар сабыйлар күңелендә озак сакланачак.

 

 ФОТО
Вакыйгалар исемлегенә күчү
Оператив материаллар

2014 елда эше
турында
видеохисап 

Татарстан Республикасы
Хисап палатасы
Коллегиясе утырышлары материаллары
Россия Федерациясе
Россия Федерациясе Президенты Россия Федерациясе Хисап палатасы
Россия Федерациясе
Президенты
Россия Федерациясе
Хисап палатасы
Татарстан Республикасы
Официальный сайт президента Республики Татарстан
Официаль сервер
Хөкүмәт порталы
Дәүләт Советы
Суд хакимияте
ТР Үзәк сайлау комиссиясе
Муниципаль хакимият
Иҗтимагый палата
Сайт картасы
Фоторепортаж
Эзләү
Хат язарга
Сайтны эшләүчеләр Татарстан Республикасы Хисап палатасы