Үзара тәэсир итешү турында килешү

Татарстан Республикасы Тикшерү-хисап органнарының үзара тәэсир итешүе турында
КИЛЕШҮ


Казан ш. «7» май, 2007ел.




Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре тикшерү органнарының мәгълүмати яктан үзара нәтиҗәле тәэсир итешүен, финанс тикшерүен оештыру һәм үткәрүнең бердәм методологиясен  булдыру максатында, Татарстан Республикасы территориясендә барлыкка килгән тикшерү-хисап органнары әлеге Килешү кул куйды:

1. Татарстан Республикасы Тикшерү-хисап органнары советын (алга таба – Совет, ТР ТХО Советы) оештырырга.
2. Совет эшчәнлеген Татарстан Республикасы Тикшерү-хисап органнары советы турындагы нигезләмәгә (алга таба – Совет турындагы нигезләмә), әлеге Килешү һәм гамәлдәге законнарга таянып башкара.
3. Татарстан Республикасының һәм/яки җирле үзидарәнең закон чыгаручы (сайлап куелган) органы тарафыннан оештырылган һәр финанс тикшерүе органы (алга таба – тикшерү органы) Совет әгъзасы була ала.
Совет  Әгъзасы вәкиле булып тикшерү органы җитәкчесе яки муниципаль берәмлектә тышкы финанс тикшерү функциясен үтәүне тәэмин итүче зат тора.
4. Совет әгъзаларының хокуклары һәм бурычлары, Советка керү һәм аннан чыгу тәртибе Совет турындагы Нигезләмә тарафыннан билгеләнә.
5. Совет юридик зат булып тормый – милкендә, хуҗалыгында яки оператив идарәсендә аерымланган мөлкәте юк, ул үз исеменнән сатып алырга һәм мөлкәти һәм шәхси мөлкәти булмаган хокукларны тормышка ашырырга, вазыйфа башкарырга, судта дәгъвасы һәм җавап бирүче була алмый.
6. Совет белән идарә итү органнарының урнашкан урыны: 420015, Казан, Пушкин ур., 68 йорт
7. Совет белән идарә итү органнары булып Советның гомуми җыелышы, Совет Президиумы, Совет Рәисе тора.
Совет идарәсе органнары компетенциясе һәм идарә итү тәртибе Совет турындагы Нигезләмә белән билгеләнә.
8. Совет эшчәнлеге шартлары һәм тәртибе Совет турындагы Нигезләмә белән билгеләнә.
9. Әлеге Килешү һәм Совет турындагы Нигезләмәдә искә алынмаган Совет әгъзалары арасындагы мөнәсәбәтләр гамәлдәге законнар буенча җайга салына.
10. Әлеге Килешү кул куйган көннән башлап гамәлгә керә.

Документлар