Рәис


АЛЕКСЕЙ ИВАНОВИЧ ДЕМИДОВ
Татарстан Республикасы Хисап палатасы рәисе

1952 елның 20 мартында ТАССРның Лаеш районы Урта Девятово авылында туа.
1974 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый.
1974-1975 елларда СССР Кораллы көчләр рәтендә хезмәт итә.
1975-1980 елларда – агроном, баш агроном, Лаеш районының “Россия” совхозы директоры.
Авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты. Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгының атказанган хезмәткәре. Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты.
Институтны тәмамлаганнан соң агроном, Лаеш районының “Россия” совхозы директоры булып эшли.
1980-1990 еллар аралыгында Алексеевск райсоветы исполкомы рәисе, КПСС Алекссевск райкомының Беренче секретаре вазыйфасын үти.
1991-2004 елларда - халык депутатларының Алексеевск советы рәисе, Алексеевск районы хакимияте башлыгы.
1985-2004 елларда – Татарстан Республикасының югары вәкаләтле, закон чыгаручы органы депутаты.
1998-2004 елларда – ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары.
Дуслык һәм Хөрмәт (Мактау) орденнары, медальләр белән бүләкләнгән.
II һәм III дәрәҗәдәге Изге кенәз Даниил Московский орденнары, II дәрәҗәдәге Сергий Радонежский ордены иясе.
2004 елның 1 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан Татарстан Республикасы Хисап палатасы рәисе вазыйфасына билгеләнде.
2009 елның 28 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан 2009 елның 1 июленнән биш еллык вакытка ТР Хисап палатасы рәисе вазыйфасына билгеләнде

2012 ел өчен керем, милек һәм милек характерындагы йөкләмәләр турында мәгълүмат (рус телендә)

Документлар