Оештыру бүлеге


Даниял Гарифҗан улы Зәйдиев
Оештыру бүлеге башлыгы

Оештыру бүлегенә: оештыру эшләре секторы (җитәкчесе – Наталья Васильевна Шергина) һәм дәүләт хезмәте һәм кадрлар мәсьәләләре буенча сектор (җитәкчесе – Елена Николаевна Обрезкова) керә.
Хисап палатасы аудиторлары һәм башка хезмәткәрләре белән берлектә, оештыру бүлеге тикшерү-ревизия, экспертиза-аналитик, мәгълүмати һәм белешмә материаллары әзерли, Хисап палатасы эшчәнлегенең еллык һәм агымдагы планын төзүдә катнаша, Хисап палатасы эше турында еллык хисап әзерли. Татарстан Республикасында дәүләт финанс тикшерүе мәсьәләләре буенча Ведомствоара координацияләү советы утырышларын, Хисап палатасы коллегияләрен һәм киңәшмәләрен әзерли, Татарстан Республикасында дәүләт финанс тикшерүе мәсьәләләре буенча Ведомствоара координацияләү советы эшчәнлеген оештыру-техник яктан тәэмин итүне тормышка ашыра.


Оештыру эшләре секторы


Бүлек Россия Федерациясе Хисап палатасы, РФ Тикшерү-хисап органнары ассоциациясе, Россия Муниципаль тикшерү-хисап органнары союзы, РФ субъектларының тикшерү-хисап органнары белән хезмәттәшлекне тормышка ашыра.
Бүлек республика муниципаль берәмлекләренең тикшерү-хисап органнары белән хезмәттәшлекне тәэмин итә, Татарстан Республикасы Тикшерү-хисап органнары советы эшчәнлеген оештыру-техник һәм мәгълүмати-аналитик яктан тәэмин итүне тормышка ашыра, муниципаль тикшерү-хисап органнарына методик һәм мәгълүмати ярдәм күрсәтә.

Дәүләт хезмәте һәм кадрлар мәсьәләсе буенча сектор бәйге нигезендә сыйфатлы кадрлар составы булдыру,Татарстан Республикасында дәүләт гражданлык хезмәте вазыйфалары өчен кадрлар тиешле кадрлар табу, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының дәүләт гражданлык хезмәте турындагы законнары үтәлешен оештыру максатында булдырылды.


Дәүләт гражданлык хезмәте һәм кадрлар секторы


Дәүләт гражданлык хезмәте турындагы федераль һәм республика законнарын тормышка ашырып, ТР Хисап палатасы эшләгән соңгы 5 ел эчендә барлык хезмәткәрләр дә квалификацион имтихан тапшырды һәм класс чины алды. Хезмәткәрләрнең 69%ы аттестация үтте, 96%ы РФ Президенты каршындагы Россия дәүләт хезмәте академиясе, РФ Президенты каршындагы Халык хуҗалыгы академиясе, ТР Президенты каршындагы Дәүләт һәм муниципаль идарә академиясе һ.б.ш. югары уку йортларында белем алды, яңадан әзерләү курсларын узды һәм квалификациясен күтәрде. ТР Хисап палатасының 4 хезмәткәре Канаданың Парламент үзәгендә стажировка узды.

2007 елдан ТР Хисап палатасы хезмәткәрләре АКСОР ның “Россиянең иң яхшы тикшерүчесе” дип аталган бәйгесендә катнаша, 3 хезмәткәр бәйгенең дипломанты булды.

Документлар