Рәис урынбасары


АЛЬБЕРТ ШӘҮКӘТ УЛЫ ВӘЛИЕВ
Татарстан Республикасы Хисап палатасы Рәисе урынбасары

1978 елның 19 сентябрендә Татарстан Республикасының Әлки районы Базарлы Матак авылында туган.
2000 елда “Дәүләти һәм муниципаль идарә” белгечлеге буенча Казан финанс-икътисад институтын тәмамлаган.
Югары уку йортын тәмамлаганнан соң Финанс министрлыгы Департаментының Алексеевск районы буенча Территориаль бүлекчәсендә эшли. 2001 елның гыйнвар аеннан РФ Финанс министрлыгының Алексеевск районы буенча федераль казначылык бүлеге башлыгы вазыйфасын башкара.
2003 елның гыйнварыннан алып 2004 елның июленә кадәрТР Финанс министрлыгының Алексеевск районы финанс бүлеген җитәкли.
ТР Хисап палатасы Рәисе урынбасары вазыйфасына билгеләнгәнче, ТР Хисап палатасында хисап бүлеге башлыгы булып эшли.
2006 елның 12 октябрендә ТР Дәүләт Советы тарафыннан Татарстан Республикасы Хисап палатасы Рәисе урынбасары вазыйфасына билгеләнде.
2010 елның 26 октябрендә яңадан алты елга сайланды.

2012 ел өчен керем, милек һәм милек характерындагы йөкләмәләр турында мәгълүмат (рус телендә).

Документлар