Оешу тарихы

2002 елның 27 августында Дәүләт Советы Президиумы карары буенча бюджет-финанс мәсьәләләре буенча Комиссия ТР Президенты тарафыннан парламентка тәкъдим ителгән “ТР Хисап палатасы турында”гы закон проектын карады.

Яңа тикшерү органын оештыру Конституциянең яңа редакциясе буенча күздә тотыла. Әлеге проект Дәүсовет депутатлары, ТР Президенты аппараты белгечләре, Министрлар Кабинеты, финанс һәм юстиция министрлыклары катнашында эшләнгән.

Закон проектын тикшергәннән соң, Комиссия аны Президиумга сессиядә беренче укылышта карарга тәкъдим итте.
2 октябрьдә Дәүләт Советының 13 нче сессиясе “ТР Хисап палатасы турында” закон проектын беренче укылышта тикшерде.

ТР Конституциясенең яңа редакциясе буенча Дәүләт Советына парламент контроле Комитеты урынына һәрдаим эшләп торучы дәүләт финанс тикшерү органы буларак Хисап палатасын оештыру каралды. Аның төп вазифасы- ТР һәм республиканың бюджеттан тыш фондларының бюджеты үтәлешен тикшерү. Закон проекты палатаның оештыру һәм функциональ бәйсез булуын күздә тота. Хисап палатасы составына рәис, аның 2 урынбасары, 6 аудитор шулай ук аппарат керергә тиеш. Закон тарафыннан Хисап палатасы аудиторлары вазифасын билгеләү, аларның эшчәнлеге тәртибе, палатаның вәкаләтләре раслана. Проект буенча Хисап палатасы парламент комитетлары һәм аерым депутатлар, Министрлар Кабинеты запрослары, шулай ук республика башлыгы һәм Дәүләт Советы йөкләве нигезендә эшләргә тиеш. Менә нәкъ соңгысы депутатларга ошамады да инде. Яңа оешып килүче Хисап палатасы парламентка бюджет акчаларының башкаручы власть тарафыннан ничек тотылуын контрольдә тотарга ярдәм итәргә тиеш.
Шуңа күрә, депутатлар фикере буенча, соңгысы ягыннан юрганны бер яктан икенче якка тарту булмаска тиеш.

ТР Конститутциясе нигезендә бюджет үтәлешен тикшерү Дәүләт Советына йөкләнгән. Шул максат белән ул Хисап палатасын оештыра да инде. Оештыручы Дәүләт Советы булгач, Хисап палатасы аның алдында отчет тотарга тиеш. Хисап палатасы турындагы РФ федераль законында, Россиянең күп регионнары законнарында нәкъ шундый положениеләр каралган. Рәис, аның урынбасарлары һәм РФ Хисап палатасы аудиторлары һәм Россия субъектлары контроль-ревизия органнары Федераль җыелыш һәм региональ закон чыгару органнары тарафыннан билгеләнә. Депутатлар фикеренчә, бу безнең республикада да шулай булырга тиеш.
23 декабрьдә ТР Дәүләт Советы сессиясендә “ТР Хисап палатасы турында ”закон проектын икенче укылышта тикшерде һәм төзәтмәләр кертте.

Сессиядә бюджет һәм финанс мәсьәләләре буенча кире кагылырга тәкъдим иткән төзәтмәләр зур бәхәсләр китереп чыгарды. Депутатлар комиссия фикере белән килешмәде. Фикер алышулардан соң ТР Хисап палатасының эшчәнлеген формалаштыруга һәм юнәлеш бирүгә ТР Дәүләт Советы хокукларын законлаштыруга юнәлтелгән кайбер төзәтмәләр хупланды. Әмма 24 декабрьдә Дәүләт Советы сессиясе “ТР Хисап палатасы турында”гы закон проектын тикшерүдән төшереп, эшләп бетерергә җибәрде.

2004 елның 28 апрелендә ТР Дәүләт Советының язгы сессиясенең икенче утырышында икенче һәм өченче укылышта “ТР Хисап палатасы” турындагы Закон проекты кабул ителде.
Законнан күренгәнчә, Хисап палатасы вәкаләтләре Татарстанның барлык дәүләт органнары һәм учреждениеләренә, шулай ук бюджеттан тыш фондларга тарала. Алай гына да түгел. Палата шулай ук җирле үзидарә органнарын, предприятие, банк, иҗтимагый берләшмәләрне һәм башка оешмаларны тикшерә ала. Бу өч очракта мөмкин:
1) әгәр соңгылары республика бюджетыннан акча күчерсәләр, алсалар,файдалансалар;
2) республика милеген куллансалар яисә аның белән идарә итсәләр;
3) Татарстан Законнары нигезендә яки дәүләт власте органнарының налог буенча льготаларыннан файдалансалар.

Хисап палатасы җитәкчеләрен парламент 5 ел срокка сайлый. Рәис кандидатурасын Президент тәкъдим итә, аның урынбасарын- Дәүләт Советы Рәисе.
Кабул ителгән закон нигезендә, палата җитәкчесе һәм аның урынбасары, дәүләт власте һәм җирле үзидарә органнары депутатлары Хөкүмәт членнары була алмыйлар. Моннан тыш, алар Президент һәм аның Аппарат җитәкчесе, Дәүләт Советы Председателе, Премьер- министр, ТР Прокуроры, республиканың Конституция, Югары һәм Арбитраж суды председательләре белән якын туганлык мөнәсәбәтләрендә булмаска тиешләр.
Хисап палатасында 6 аудитор урыны була, аларның өчесен бюджет, налог һәм финанс Комитеты, ә тагын өчесен икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча Комиссия тәкъдим итә.
Дәүсовет кабул иткән “ТР Хисап палатасы турында” гы закон Президентка ошамады Һәм ул, эшләп бетерү өчен, парламентка кире кайтарылды.

2004 елның 3 июнендә Дәүләт Советы кабаттан “Татарстан Республикасы Хисап палатасы турындагы” Законны кабул итте.
Фикер алышу вакытында депутат А.Штанин килештерү комиссиясе эшеннән соң законның үзгәреш кичерүенә басым ясады – палатаның парламент тикшерү органыннан дәүләт тикшерү органы булып үзгәрүен билгеләп үтте. Хәзер Хисап палатасы Дәүләт Советы алдында җавап бирергә тиеш түгел булып чыга.
Моңа каршы парламент рәисе урынбасары, килештерү комиссиясе рәисе Юрий Камалтынов закон Дәүләт Советына беренче мәртәбә тәкъдим ителгән формасына кире кайтты дип белдерде. Ул: “Палата республикада финанс контроленең югары эш-бурычларын үтәүче мөстәкыйль һәм дәүләт органнарыннан тигез ераклыкта торучы структура булып җитешә. Ә закон Дәүләт Советы вәкаләтләрен Хисап палатасы эшчәнлеген күзәтү өлкәсендә дә чикләми”, - диде.

Хисап палатасы рәисен һәм урынбасарларын билгеләү хокукы шулай ук Дәүләт Советында кала. Хисап палатасы рәислегенә кандидатура, алда әйтелгәнчә, Президент тарафыннан тәкъдим ителә. Ә менә урынбасар кандидатурасын рәис үзе кертәчәк. Законның элеккеге вариантында Президент теге яки бу эшне үтәүне сорый алган булса, хәзер палата, парламенттан тыш, президент йөкләмәләренә дә игътибар бирергә тиеш була.
7 июньдә Казанга визиты вакытында Россия Хисап палатасы рәисе С.Степашин Дәүләт Советы депутатлары белән очрашты.

Закон белән танышканнан соң, ул Татарстан Хисап палатасы төзелеш принциплары югары мөстәкыйль финанс тикшерү органнары төзелешенең халыкара кануннары белән тәңгәл килгәнен билгеләп үтте. Аның фикеренчә, республиканың Хисап палатасы мөмкин булган эшчәнлек һәм финанс өлкәсендәге мөстәкыйльлеккә ия. Аерым алганда, Хисап палатасының еллык финанслау күләме хөкүмәт тарафыннан түгел, ә парламент тарафыннан билгеләнә. (Ә менә Россия Федерациясе Хисап палатасының бу өлкәдә проблемалары бар: ул үз бюджетын РФ Финанс министрлыгы каршында якларга тиеш.) С.Степашин әлеге момент аша Хисап палатасының үзе үк тикшергән башкарма хакимият органнарыннан, чыннан да, бәйсезлеген күрсәтәчәген ассызыклап үтте. “Ә бу шарт исә регионның бюджет системасының үтә күренмәлелеген арттырып, акчаның нәтиҗәле кулланылуын күтәрәчәк”, - диде ул.

С.Степашин фикеренчә, Хисап палатасының хакимиятнең башкарма һәм закон чыгару өлкәләреннән тигез ераклыкта урнашуы да аларга бәйле булмауны күрсәтә. Шулай ук С.Степашин РФ Дәүләт Думасы беренче укылышта әлеге закон проектын, берникадәр төзәтмәләр белән РФ Хисап палатасы турындагы законына кертте дип белдерде. Татарстан законы тулаем кабатланмаса да, охшаш яклары күп: мәсәлән, палата рәисе һәм урынбасары РФ Президенты тарафыннан билгеләнәчәк. Ә президентның тикшерү органын оештыруда катнашуы дөнья тәҗрибәсенә туры килә һәм тикшерү барышында табылган җитешсезлекләрне тиз арада бетерү эшенә тәэсир итә. Мондый төзелеш исә илнең социаль-икътисадый хәлен алга җибәрүдә Хисап палатасы эшчәнлегенең мөһимлеген күрсәтә.

С.Степашин дәүләт финанс контроленең бәйсез органнары гражданлык җәмгыятенең иң мөһим коралы булып тора дип белдерде. “Хисап палатасы граждан дәүләттән аермалы налог түләүче буларак, акчаларының дәүләт тарафыннан нәрсәгә һәм ни дәрәҗәдә нәтиҗәле файдаланылган булуын белгән җирдә генә барлыкка килергә һәм бар куәтенә эшләргә мөмкин, - диде ул. - Татарстан Республикасы Хисап палатасы моделе налог түләүчеләрнең ихтыяҗларын истә тотып төзелгән. Татарстан бәйсез дәүләт контроль органы оештыруның сынау үткәрү җиренә (полигонына) әверелде. Алдынгы тәҗрибә “йогышлы” булып, Россиянең башка регионнары да аның кирәклеген аңласалар иде”, - диде РФ Хисап палатасы рәисе. Шунда ук ул Россия Хисап палатасының бар яклап ярдәм итәргә әзер булуын әйтте. С.Степашин шулай ук, Россиядә бюджет реформасы үткәч, дәүләт финанс тикшерү органнарына бюджет оешмаларының финанс планнарын үтәүне генә түгел, ә алар эшчәнлегенең җәмгыять өчен кирәклелеген (нәтиҗәлелеген) билгеләү вазыйфасы да йөкләнәчәге турында искәртте. РФ Хисап палатасы исә бу өлкәдәге эшләнмәләре белән уртаклашырга әзер.

Президент М.Шәймиев республиканың аралашуларга ачык булуын әйтте. Республика тормышына югары бәя биргәне өчен кунакка рәхмәт белдерде һәм, үз чиратында, РФ Хисап палатасы җәмгыятьтә үз йөзен табып өлгерде инде, дип белдерде. “Кешеләрнең аңы үзгәрә: хезмәт кешесе үзенең эш нәтиҗәсе булган акчаларның ничек сарыф ителүен белергә тели һәм ул моңа һичшиксез хокуклы”, - диде М.Шәймиев.
ТР Хисап палатасы турында сөйләгәндә, М.Шәймиев аның Дәүләт Советы алдында җаваплы калып та, бәйсез тикшерү органы булачагын дөрес адым дип билгеләде.

Очрашу азагында, алкышлар астында, Президент Дәүләт Советы тарафыннан кабул ителгән “ТР Хисап палатасы турындагы” Законга кул куйды. Әлеге чарада шулай ук премьер-министр Рөстәм Миннеханов, ТР буенча баш Федераль инспектор Марсель Галимәрдәнов, Министрлар Кабинеты, Президент һәм Дәүләт Советы Аппараты, министрлыклар һәм идарә органнары вәкилләре катнашты.

1 июльдә ТР Дәүләт Советы язгы сессиясенең дүртенче утырышында парламент Хисап палатасы буенча оештыру мәсьәләләрен хәл итте.
Президент М.Шәймиев Хисап палатасы рәисе вазыйфасына Дәүләт Советының соңгы чакырылышында парламент җитәкчесе урынбасары булган Алексеевский районы хакимияте башлыгы А.Демидовны тәкъдим итте. Президент аны гадел һәм принципиаль хезмәткәр дип бәяләде. Дәүләт Советы әлеге кандидатураны хуплады.

Шул ук көнне парламент Финанс министрлыгының Казначылык департаменты белгече Сергей Колодниковны, Гражданлык оборонасы һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының финанс-икътисад идарәсе башлыгы Илнур Мөбәрәкҗановны һәм Финанс министрлыгының Халык хуҗалыгы тармакларын финанслау бүлеге башлыгы урынбасары Дамир Шамгуновны Хисап палатасы аудиторлары итеп билгеләде.


Россия Федерациясе Хисап палатасы һәм Татарстан Республикасы Хисап палатасы арасында хезмәттәшлек турында Килешүгә кул кую

Документлар